+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Аскында яңа ФАП ачылды

1400 кеше яшәгән Кубияз авылында ел шатлыклы вакыйга белән башланды. 

Аскында яңа ФАП ачылды
Аскында яңа ФАП ачылды

Авылдагы фельдшер-акушерлык пункты 1970 елда агачтан төзелгән булган һәм хәзерге, заманча нормаларга туры килүдән туктаган. Әлеге вакытта Кубияз авылында 1400 кеше яши. Фельдшер булып Зөһрә Минаева эшли.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше, Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасы нигезендә, узган елның сентябрендә башланган иде. "Строитель “ җәмгыяте (төзелеш компаниясенең директоры - Мәгъдәнур Гыйзамов) 69 квадрат метр мәйданлы әлеге искиткеч бинаны кыска гына вакыт эчендә төзегән.

ФАПта прививка ясау һәм процедура кабинетлары, өлкән яшьтәге халыкны кабул итү, карау, дару чараларын саклау, эш коралларын дезинфекцияләү, персонал өчен кабинетлар каралган.

Яңа ФАП булгач, халыкка еракка йөрергә кирәкми, чөнки бу фельдшер-акушерлык пунктында сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү буенча барлык шартлар да каралган, Интернет аша, телемедицина аша табиб белән элемтәгә керергә, консультация алырга мөмкин. Район үзәгендә анализлар тапшырган очракта да аларның нәтиҗәләре авылдагы фельдшерда булачак.

Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә яшь табиблар, фельдшерлар авылга эшкә бик теләп бармый. Әмма хәзер, районда табибларның эш шартлары яхшы якка үзгәргәч, зур булмаган ФАП коллективларының да тулылануын ышанып көтәргә мөмкин.

 

Фото: Аскын районы хакимиятеннән.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: