+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Республиканың төньяк-көнбатышында иң зур мәктәп булачак!

Агымдагы елда Нефтекамада 1225 укучыга исәпләнгән белем учагы төзелеп бетәчәк.

Республиканың төньяк-көнбатышында иң зур мәктәп булачак!
Республиканың төньяк-көнбатышында иң зур мәктәп булачак!

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы булдырылган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Нефтекамада Башкортстанның төньяк-көнбатышында иң зур булган мәктәп төзелеше тәмамланып килә. Мәктәп 1225 укучыга исәпләнгән. Яңа уку йорты якын-тирәдәге мәктәпләрне бушату һәм бер сменада уку мөмкинлеге бирәчәк.

Бүгенге көндә бинага җылылык һәм электр кертелгән, лифтлар урнаштырылган. Плитка һәм линолеум җәелгән, ишекләр куелган, диварлар буялган. Әмма объектның тулы әзерлеге турында сөйләргә иртәрәк әле. Дүрт катлы бина уку сыйныфларын, ашханәне, спорт һәм актлар залларын, китапханәне һәм башка бүлмәләрне үз эченә ала.

Төзүчеләр бригадасы тизләтелгән режимда ял көннәрсез эшли. Барлык эшләрне төгәлләү өчен бер айдан азрак вакыт калып бара. Киләсе адым – лицензияне рәсмиләштерү. Барлык кирәкле документлар әзер булганнан соң гына мәктәп укучыларны кабул итә алачак.

 

Фото:"Мәгариф министрлыгы сайтыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: