+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

2 ел эчендә – 2 мең сертификат

Башкортстанда мәктәпкәчә белем бирүдә сынау проекты шәхси балалар бакчаларында яңа урыннар булдыра.

2 ел эчендә – 2 мең сертификат
2 ел эчендә – 2 мең сертификат

Русия Мәгариф министрлыгы Башкортстанда гамәлгә ашырылучы «Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты» проектын буенча иң яхшы практика дип таныды.

Бу хакта төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булуынча, Башкортстанда ике ел дәвамында “Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты» проекты эшли. Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә  барлыгы 2000 сертификат бирелгән.

Мәктәпкәчә белем бирү сертификаты 2 айдан 3 яшькә кадәрге балаларга шәхси балалар бакчасында урын алу хокукы бирә. Шәхси балалар бакчалары аена алты мең сум күләмендә финанслана: республика бюджетыннан – 5 700 сум, урындагы бюджеттан 300 сум.

 

Фото:ufa.rbc.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: