Дүртөйле районы чираттагы тапкыр яхшы хәбәр белән уртаклаша: Мәскәү авылы мәктәбенең 2010-11 елларда туган кызлар командасы мини-футбол буенча республика чемпионы булды.
Димәк, Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында узучы зона Бөтенрусия ярышларында районны тәкъдим итәчәк.
Мәктәп директоры Илнур Садрисламов билгеләвенчә, ярышлар Бөре шәһәрендә узган, җиңүчеләрне физик культура укытучысы Айрат Фазлыйәхмәтов әзерләгән.
Чыганак: Дүртөйле районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге.
Фото: srk.nationalpriority.ru