+29 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Укучылар сәяхәт итәчәк!

Мәктәп туризмын үстерү программасын агымдагы елның язында башлап җибәрәчәкләр.

Укучылар сәяхәт итәчәк!
Укучылар сәяхәт итәчәк!

Русиядә агымдагы елның язында эшли башлаячак мәктәп туризмын үстерү программасы буенча 100 меңнән артык укучы ял итә алачак. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Премьер-министр Михаил Мишустинның вице-премьерлар белән узган киңәшмәсендә хәбәр итте.

Мишустин сүзләренә караганда, Русия Хөкүмәте укучыларга кыска туристик сәфәрләрдә туган як тарихы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк программага 500 миллион сум тирәсе акча юнәлтәчәк. Агымдагы елда мәктәп укучылары өчен махсус турпакетлар булдырган 18 төбәк субсидияләр алачак. Акчалар әлеге проектка киткән чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Чернышенко ачыклап узганча, программа “Туристик продуктларның һәркем өчен мөмкин булуын арттыру” федераль проекты кысаларында “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты кысаларында эшләтеп җибәреләчәк, аның максатларына 2024 елга кадәр 3,5 миллиард сум каралган. Программа 5-9нчы сыйныф укучылары өчен танып-белү туризмын арттыруга юнәлтелгән.

Гражданнар, экскурсияләр һәм кунакханәләрне дә кертеп, туристлык маршрутын үзләре сайлый алачак. Сәфәр дәвамлылыгы 24 сәгатьтән дә ким була алмый. Мондый сәфәрләрнең бәясе бюджет исәбенә һәр укучыга 7 мең сумнан да ким булмаска тиеш, аларның 5 мең сумы федераль бюджеттан гарантияләнгән булачак. Хөкүмәттә программаның киләсе этабына илнең башка субъектлары да кушылыр дип белдерәләр.

 

Фото:begin-journey.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: