-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар тарихи үткәннәрне белеп үссен!

Красноусол мәктәпләре укучылары “Десант 37” эзтабарлар отряды активистлары җыйган экспонатлар күргәзмәсендә булды.

Балалар тарихи үткәннәрне белеп үссен!

Гафури районының Красноусол мәктәпләрендә Русия ДОСААФы район бүлекчәсенең “Десант 37” эзтабарлар отряды активистлары җыйган Бөек Ватан сугышы чорындагы экспонатлар күргәзмәсе оештырылды.

Күчмә күргәзмәләр яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” төбәк проекты кысаларында эзләнү эшенә җәлеп итү максатыннан оештырылды.

Укучыларга экскурсияне отряд командиры Василий Калачигов һәм командир урынбасары Олег Николаев үткәрде.

“Без балаларны кызылармиячеләрнең көнкүреш һәм хәрби кирәк-яраклары элементлары белән таныштырабыз, отрядның барлыкка килү тарихы, “Хәтер вахтасы”н үткәрү урыны турында сөйлибез. Экскурсиядән соң укучыларда илебезнең тарихи үткәненә аңлы караш формалаша, ә безнең эзтабарлар отрядында яңа ирекмәннәр тагын да артыр дип өметләнәм, – ди отряд командиры Василий Калачигов.

Билгеле булуынча, узган елның язында Гафури районының “Десант 37” эзтабарлар отряды узган елда Ленинград өлкәсе Вороново уйсулыгында “Хәтер вахтасы 2021” Бөтенрусия акциясендә катнашты. Нәкъ биредә сугыш елларында 286нчы укчылар дивизиясенең дошманга каршы каты алышлар алып баруы мәгълүм. Ике атналык экспедиция дәвамында 255 сугышчының һәм Кызыл армия командирларының җәсәдләре табылган.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина