-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Талантлы яшьләргә юллар ачык

Русиядә сәләтле балаларга ярдәм итү турында закон үз көченә керде.

Талантлы яшьләргә юллар ачык
Талантлы яшьләргә юллар ачык

Илдә 2021 елның 30 декабрендә балаларның махсус уку-фәнни үзәкләрендә (СУНЦ) бушлай укый һәм яши алачагы турында закон кабул ителде. Документ Русия Президенты йөкләмәсен тормышка ашыру кысаларында әзерләнгән. Закон илдә “Мәгариф” гомумдәүләт проектын актив тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.

Яңа закон 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Бу көннән сәләтле балаларның мондый махсус мәктәп-интернатларда яшәүләре һәм туклануы тулысынча бушлай булачак. Моның өчен акча бюджеттан биреләчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә илдә ун махсус укыту-фәнни үзәк бар: М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Урал федераль университеты, Новосибирск милли тикшеренү дәүләт университеты, Көньяк федераль университеты, Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан милли тикшеренү техник университеты, Төньяк-Кавказ федераль университеты Һәм Түбән Новгород дәүләт университеты каршында.

Яңа закон нигезендә, тагын шундый махсус структур бүлекчәләр булдырылачак вузлар исемлеген Русия Хөкүмәте раслаячак. Махсуслаштырылган уку-укыту фәнни үзәкләре челтәре безнең илнең инновацион үсеше өчен, кече яшьтән башлап, талантлы балалар белән югары квалификацияле кадрлар әзерләү эшен башларга мөмкинлек бирә.

Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин фикеренчә, мондый ярдәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, бигрәк тә ерак районнардан килгән укучылар өчен актуаль. “Аларның әти-әниләре балаларына туклану һәм яшәү өчен түли алмый, ул елына 100 мең сумга җитәргә мөмкин. Бу инде чит шәһәрләрдән килгән сәләтле балалар санының 25 процентка кимүенә китерде", — дип билгеләп үтте Володин.

 

Фото: stavropolye.tv

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: