+20 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яшь спортчыларга мөмкинлекләр арта

Башкаланың 23 спорт мәктәбенә җиһазлар сатып алынды.

Яшь спортчыларга мөмкинлекләр арта
Яшь спортчыларга мөмкинлекләр арта

Узган елда Башкортстанның Спорт министрлыгы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында башкаланың егерме өч муниципаль спорт мәктәбе өчен җиһазлар, экипировка һәм инвентарь сатып алуга 52,6 миллион сум акча бүлеп бирде.

Аерым алганда, “Спартак” олимпия резервы спорт мәктәбенең кыяга менү бүлеге өчен тренажерлар комплексы (кампус-борд һәм мундборд) сатып алынды һәм урнаштырылды. 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе тимераякта шуучылары һәм шорт-трекчылары өчен индивидуаль тимераяклар сатып алынды. Ике спорт мәктәбендә (1нче спорт мәктәбе һәм М. М. Азаматова исемендәге 3нче мәктәп) тимераякларны үткерләү өчен станоклар сатып алганнар, өчесендә (“Геркулес” балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, 12нче мәктәп һәм 22нче урта мәктәп) татами алганнар. 28нче спорт мәктәбендә яшь спортчылар өчен байдарка һәм каноэларда ишү җиһазлары барлыкка килде.

- Спорт инвентарьлары сатып алу нәтиҗәсендә спорт учреждениеләренең матди-техник базасын шактый яхшырта алдык, - ди Уфаның физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Егор Сорокин. – Моннан тыш, 2021 елдан гомумдәүләт проекты кысаларында бүлеп бирелгән акчаларны спортчыларның тренировка җыеннарын оештыруга юнәлтергә мөмкин. Узган ел мондый чараларда Уфа спорт мәктәпләренең 262 укучысы өстәмә катнашты.

Бүлеп бирелгән акчалардан тыш, гандбол буенча 13нче “Алиса” спорт мәктәбенә “Форд” микроавтобусы, 14нче һәм “Уфимец” спорт мәктәпләренә дәресләр өчен җиһазлар тапшырылды.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: