+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бәйрәм балаларга бик ошады!

Яңа ел бәйрәмнәрендә Дуван районы авылларына автоклуб килде.

Бәйрәм балаларга бик ошады!
Бәйрәм балаларга бик ошады!

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елның сентябрендә Дуван районына күчмә күпфункцияле мәдәни үзәк –автоклуб кайтартылды. Ул республикада гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган тугызынчы автоклуб иде.

Билгеле булуынча, автоклуб – ул күчмә күпфункцияле мәдәни үзәк яки тәгәрмәчле клуб кына түгел. Ул тамашачы белән аралашуның үзенчәлекле мөмкинлеге дә.

Дуван районында автоклуб белән килүче концерт бригадалары авыл халкының тормышын тагын да җанландырып җибәрде. Мәсәлән, Яңа ел каникулларында автоклуб район балаларына театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.

“Искиткеч матур, музыкаль яктан да, чагу костюмнар белән дә һәммәсен хәйран калдырган бәйрәмдә балалар уйнады, биеде һәм төп геройларга дуслык утын эзләүдә булыштылар”, - дип хәбәр итә район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге.

Бу тамашаны иң элек Сальевка, Михайловка авылы сабыйлары күрсә, аннары автоклуб башка авылларда да бәйрәм оештырды.

Дуван районында 47 торак пунктның 22сендә генә клублар бар. Район үзәгеннән ерак авылларга кадәр 40 чакрым. Автоклуб исә ерак авылларга барып, мәдәни чаралар үткәрү мөмкинлеге бирә.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: