Барлык яңалыклар

Уфа укучысы робот җыйган

Үсмернең иҗат җимеше хәтта катлаулы операцияләр дә башкара ала.

Уфа укучысы робот җыйган
Уфа укучысы робот җыйган

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “WorldSkills Russia” чемпионатында катнашучы – Уфадагы 93нче физика-математика лицееның 7нче сыйныф укучысы Олег Сомов робот җыйган.

Шәһәр мэриясе хәбәр итүенчә, үсмернең иҗат җимеше катлаулы операцияләргә кадәр башкара ала. Ул идән буйлап йөри һәм төрле предметларны күчерә. Дөресрәге, робот шарларны башняга ташу бурычын үти.  

Узган ел ул кубиклардан башня төзүче машина җыйган. Олег әйтүенчә, хәзер аның өчен бердәнбер кыенлык – детальләр җитмәү. Башкасына егет күптән төшенгән.

Малайның уңышышка ирешүенә остазы – педагог Фуат Идрисов зур өлеш керткән. Ул тәрбияләнүчесенең талантын вакытында күреп, малайда уйлап табучы сыйфатларын ачкан. Олегның буш вакыты юк диярлек. Шулай да аз гына вакыты булдымы, егет спорт белән шөгыльләнә.

 

Фото:ufacity.info

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: