Барлык яңалыклар

Конструкторлар җыю – иң күңелле уен!

Күгәрчен районында балалар яңа буын модельле китапханәне аеруча үз иткән.

Конструкторлар җыю – иң күңелле уен!
Конструкторлар җыю – иң күңелле уен!

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Морак авылында булдырылган яңа буын модельле китапханәсенә интерактив техника сатып алынган. Хәзер ул  балаларның иң яраткан урыны, чөнки биредә зур конструктор урнашкан.

Конструкцияләү бала өчен – иң табигый һәм яраткан шөгыль. Аны җыю барышында ул уйный да, шулай ук аның зурлар кебек төзергә, корырга омтылышы да чагылыш таба.

“Төркемдәге уен балаларда аралашучанлыкны һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерә. Һәркем күңеленә хуш килгән әйберне төзи: сарайлар, биек манаралар. Кайчагында окоплар да, детальләрдән автоматлар ясап, ”сугыш”  та уйный. Шушы көннәрдә китапханәнең бу почмагы патшалар сараена әверелде. Балалар патша һәм патшабикә өчен тәхетләр ясап, күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр белән өйләренә таралышты”, - дип хәбәр итә Күгәрчен районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге.

 

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: