+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәйданнар гөрләп торды!

Хәйбулла районында олысы, кечесе спорт чараларында актив катнаша.

Мәйданнар гөрләп торды!
Мәйданнар гөрләп торды!

Хәйбулла районында яшәүчеләр өчен Яңа ел каникулларында чын-чынлап спорт яллары булды. Бу көннәрдә районда Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган  "Демография" гомумдәүләт проектының төп максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән төрле чаралар узды.

Аларда районның барлык авыл биләмәләре дә актив катнашты.

Спорт сөючеләрне шахмат буенча Яңа ел турниры, скандинаача йөреш, гаилә эстафеталары, кышкы балык тоту, ябык биналарда йөгерү буенча ярышлар җыйды. Районда икенче тапкыр узган “Көч экстримы" дигән күптөрле ярыш аеруча чагу тамаша булды. Шахмат, волейбол һәм дзюдо яратучылар өчен дә төрле ярышлар әзерләнгән иде.

Әбеш авылында чаңгы ярышлары узды. Һава торышы уңай гына тормаса да, мини-футбол буенча турнирлар да гөрләп үтте. Яңа ел спорт чаралары гаилә уеннары һәм Урал аръягы командалары арасында Хәйбулла районы хакимияте башлыгы кубогына хоккей турниры белән тәмамланды.

Яңа ел спорт чараларында барлыгы 700гә якын кеше катнашты.

 

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: