Уфада агымдагы ел азагына кадәр “Затон-Көнчыгыш” микрорайонында яңа мәктәп төзеләчәк, башкаланың 115нче гимназиясен реконструкциялиләр, шулай ук Стәрлетамак шәһәрендә 1нче гимназия ремонтланачак.
Бу – концессион килешүләр нигезендә уку йортларын модернизацияләүнең беренче этабы, дип хәбәр итте “Төзелеш сәгате” форматындагы онлайн-киңәшмәдә төбәкнең төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.
Объектларны агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла, бу төзелеш-монтаж эшләренең югары темпларын таләп итәчәк.
Икенче этап кысаларында Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Уфа районнарында 15 265 укучыга исәпләнгән 11 белем бирү учреждениесе биналарын төзү өчен гариза әзерләнгән.
Фото:bashinform.ru