+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балаларга да, әниләргә дә файдалы!

Башкортстанда Русиядә беренчеләрдән булып иң күп тармаклы сөт кухнялары челтәре булдырылды.

Балаларга да, әниләргә дә файдалы!
Балаларга да, әниләргә дә файдалы!
“Башкортстанда Русиядә беренчеләрдән булып иң күп тармаклы сөт кухнялары челтәре булдырылды, әмма аны даими рәвештә үстерүне дәвам итәбез. Үзебездәге сөттән җитештерелгән сыйфатлы продукция балалар, булачак әниләр өчен файдалы.

Без Башкортстан территориясендә урнашкан 55 фирма тарату пунктында һәм 17 дәүләт даруханәсендә сөт продукциясе һәм коры катнашмалар таратабыз һәм сатабыз. Тарату пунктлары һәм дәүләт даруханәләре булмаган авылларга автолавкалар чыга, алар өстәмә рәвештә тагын 64 территорияне колачлый. Сөт продукциясе таратуга безнең кайбер челтәр кибетләребез дә тоташтырылды. Узган ел кол-үзәк ачылды, +7 (347) 246-55-01 телефоны буенча барлык нечкәлекләрен белергә мөмкин. Мобиль кушымта эшләнеп җибәрелде, аны телефонга: https://clck.ru/anyzn сылтамасы аша күчереп була.

“Сөт кухнясы” ның җитештерү цехлары Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Сибай, Белорет шәһәрләрендә, Югары Кыйгыда эшли. Алар тәүлегенә 25 тонна сөт эшкәртәләр. “Сөт кухнясы” ның барлык цехлары заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, без өч йөзләгән өстәмә эш урыны булдырдык. Безнең “Сөт кухнясы”н алга таба да үстерәчәкбез. Башкортстан Республикасының "Сөт кухнясы" сайты: https://milkrb.ru

Барыгызга да сәламәтлек һәм тынычлык телим!”, — дип яза республика Башлыгы социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.


Фото: Республика җитәкчесенең социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: