+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Булачак журналистлар Нуриманда үсә!

Красная Горка урта мәктәбе укучылары Бөтенрусия яшь хәбәрчеләр фестивалендә катнашты.

Булачак журналистлар Нуриманда үсә!
Булачак журналистлар Нуриманда үсә!

Шушы көннәрдә Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Нуриман районының Красная Горка урта мәктәбе укучылары Бөтенрусия яшь хәбәрчеләр фестивалендә катнашты. Фестиваль онлайн-форматта узды, чараны Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика кафедрасы оештырды. Фестивальдә республиканың төрле уку йортларыннан барлыгы 36 команда катнашты. Командалар визитка, ораторлык сәнгате, викторина кебек конкурс сынаулары узды. Нуриман укучылары биремнәрне лаеклы үтәделәр.

"Бүген журналист һөнәре актуаль булып кала бирә. Мондый фестивальләр безнең балаларга бу һөнәрдә үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирә. Бәлки аларның кайберләре киләчәктә язмышларын журналистика белән бәйләр", - дип ассызыклады Красная Горка урта мәктәбе директоры Азат Ногыманов.

 

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: