Барлык яңалыклар

Яңа уен кораллары - балаларга зур бүләк!

Бөре балалар сәнгать мәктәбе “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында музыка уен кораллары һәм җиһазлар алды.

Яңа уен кораллары - балаларга зур бүләк!
Яңа уен кораллары - балаларга зур бүләк!

М. Бәширов исемендәге Бөре балалар сәнгать мәктәбендә кабул итү комиссиясе эше бара, ул агымдагы елда “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында мәктәп сатып алган музыка уен коралларының һәм җиһазларының билгеләнгән таләпләренә туры килүен бәяли.

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты 15тән артык максатлы күрсәткечне үз эченә ала, аларның берсе 2019-24 елларда балалар сәнгать мәктәпләре һәм училищелары өчен музыка кораллары, җиһазлар, уку материаллары сатып алуны күздә тота.

Мәдәният министрлыгы матбугат секретаре Зилә Баймурзина хәбәр итүенчә, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Бөре балалар сәнгать мәктәбе музыка уен кораллары, сәнгать бүлеге өчен җиһазлар фондын ныгытачак, заманча интерактив системалар сатып алыначак.
Яңа уен кораллары һәм җиһазлар исемлеге шактый киң: фортепиано, аккордеоннар, баяннар, скрипкалар, гитаралар, интерактив аппаратура, сәнгать бүлеге өчен җиһазлар.

Бүгенге көндә сәнгать мәктәбенә «Тула» баяннары, Goronok скрипкалары, осталар һәм классик гитаралар, Fender player strat MN BLK электр гитарасы кайтарылды. Сәнгать бүлеге укытучылары яңа җиһазларны сынап карадылар.

— Яңа инструментлар һәм җиһазлар сатып алу мәктәпнең 800дән артык тәрбияләнүчесе өчен менә дигән бүләк һәм учреждениенең мәдәни-белем бирү эшчәнлегенә балаларны һәм өлкәннәрне күбрәк җәлеп итү өчен стимул булачак, — ди Бөре балалар сәнгать мәктәбе директоры Азамат Искәндәров.

Якын арада фортепиано, аккордеон, интерактив панельләр китерү көтелә. Район территориясендә проектны тормышка ашыру агымдагы ел ахырына кадәр тәмамланачак.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: