+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Стоматологтан куркасыңмы?

Республика мәктәпләрендә 86 мең укучы табиб тикшеренүе узды.

Стоматологтан куркасыңмы?
Стоматологтан куркасыңмы?

Президент Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы “Мәгарифтә күтәрелеш” мәгариф проектының “Сәламәт елмаю” модуле кысаларында республика мәктәпләрендә 68 стоматология кабинеты ачылды. Алар барысы да лицензияләнгән, балалар стоматологиясе таләпләрен исәпкә алып, иң заманча дәвалау комплекслары белән җиһазландырылган.

"Балачакта тешләрне дәвалау-тагын бер бурыч. Балалар, кагыйдә буларак, өлкәннәргә караганда, анда йөрүдән курка. Һәм без Башкортстан мәктәпләрендә стоматология кабинетлары челтәрен булдырырга карар иттек, — дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битендә. — Бу уку елында гына да 86 меңнән артык мәктәп укучысы стоматологларда тешләрен дәвалатты. Педагоглар турында да кайгыртабыз".

Республика Башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы ел ахырына кадәр Башкортстан мәктәпләрендә тагын 12 стоматология кабинетын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

“Планга ярашлы эш алып барабыз. Стоматологияне теләсә кайсы шәһәр һәм авылларда, хәтта үзәктән иң еракларда яшәүчеләргә алырга тырышабыз”, — дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы.

 

Фото: Республика Башлыгының матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: