+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа музыка коралларында уйнавы да күңелле!

Мәсәгуть балалар музыка мәктәбе заманча музыка кораллары алды.

Яңа музыка коралларында уйнавы да күңелле!
Яңа музыка коралларында уйнавы да күңелле!
Агымдагы елның язында Дуван районы Мәсәгуть авылының балалар музыка мәктәбе рояль, фортепиано, баян һәм уку әдәбияты алды. Музыка мәктәбе директоры Эллада Феденева белдерүенчә, республикада Президент Владимир Путин тарафыннан имзаланган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты актив тормышка ашырыла. Мәсьәләләр комплекслы хәл ителә, сәнгать мәктәпләре ремонтланып кына калмый, уку йортларының матди-техник базасы да яңартыла.

"Без "Мәдәният" гомумдәүләт проектында катнашуыбызга һәм яңа музыкаль инструментлар алуыбызга шатбыз. Яңа уку елында безнең мәктәп укучыларының саны артуын көтәбез", — дип киләчәккә планнары белән уртаклаша Эллада Николаевна.

Мәсәгуть балалар музыка мәктәбе укучылары, сыйфатлы һәм заманча музыка кораллары ярәмендә, Уфа сәнгать училищесының 100 еллыгына багышланган чарада - Николай Инякин исемендәге халык уен коралларында башкаручыларның VI ачык республика конкурс-фестивалендә катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча баян сыйныфы укучысыТимофей Чащин II дәрәҗә лауреат исеменә, Максим Хабибов дипломант булды. Шулай ук баян сыйныфы укытучысы Җәмил Мозафин лауреат әзерләгән өчен диплом белән бүләкләнде.

 
Фото: "Башинформ"
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: