Барлык яңалыклар

Студентлар осталык арттыра

Республика колледжында “Эретеп ябыштыру технологияләре” компетенциясе буенча белем бирү интенсивы узачак.

Студентлар осталык арттыра
Студентлар осталык арттыра
“Башкортстан эретеп ябыштыру-монтаж һәм сәнәгать производствосы колледжы” учреждениесе базасында 12 июльдән 15 июльгә кадәр төбәк предприятиеләре вәкилләре өчен стратегик сессия формасында “Эретеп ябыштыру технологияләре” компетенциясе буенча белем бирү интенсивы үтәчәк, аның кысаларында эретеп ябыштыру производствосының актуаль мәсьәләләре тикшереләчәк һәм ачык мастер-класслар сериясе планлаштырыла. Аның максаты — ил субъектын кадрлар белән тәэмин итү өчен карар табу һәм эш бирүчеләрнең һөнәри әзерлек системасына булган сорауларын формалаштыру.

Республика предприятиеләре, бизнес һем колледжлары вәкилләренең эшендә эретеп ябыштыру процессларының яңа технологияләрен һәм методикаларын сынап карау буенча уникаль мөмкинлек барлыкка киләчәк.

Мастер-классларны оештыручы – "Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)" автоном коммерцияле булмаган оешма һәм “Russian Welders Team” Милли эретеп ябыштыру мәктәбе, ә чараның операторы—Башкортстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге.

Интенсив төбәк эксперт берләшмәсе катнашлыгында конкрет эш бирүчеләр сораулары буенча белгечләрне киңкүләм әзерләү өчен башлангыч нокта булачак. Бүген Агентлык вәкилләре белән партнерлыкта Башкортстан җитәкчелеге һәм профильле ведомстволар – республиканың Мәгариф һәм фән, Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыклары кызыксына.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: