Объект "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел звеноны модернизацияләү" программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә төзелгән.
Мөһим социаль объектны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов, сәламәтлек саклау министрлыгы, районның сәламәтлек саклау тармагы җитәкчеләре катнашты.
Тантаналы чара кунаклары үз чыгышларында барлык катнашучыларны шушы мөһим вакыйга белән котлады һәм әлеге объектны төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
420дән артык пациентка медицина ярдәмен фельдшер Наҗия Ганиева һәм Нәфисә Ильясова күрсәтәчәк.
Иркен бинада пациентларны кабул итү, процедурадар, хатын-кызлар өчен карау кабинеты, дару чараларын саклау бүлмәсе, персонал өчен бүлмә, санузел каралган. Анда су белән тәэмин итү һәм электр белән җылыту системалары монтажланган.
- Халык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр һәм балалар өчен бик мөһим чара күрелде, хәзер медицина ярдәмен уңайлы шартларда алу мөмкинлеге барлыкка килде, - дип билгеләде Салават шәһәре үзәк дәваханәсе баш табибы Илшат Яппаров.