+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Авыл халкы түземсезлек белән көтә

Иске Туймазы авылында табиблык амбулаториясе төзелеше тулы куәтенә бара.

Авыл халкы түземсезлек белән көтә
Авыл халкы түземсезлек белән көтә

Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов һәм үзәк дәваханәнең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин Иске Туймазы авылындагы табиблык амбулаториясе төзелешендә булды.

Президент Владимир Путинның “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын һәм “Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында бинаны һәм түбәне монтажлау, фасадны җылыту буенча эшләр тәмамланган инде. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары билгеләнгән, җир асты газүткәргече, бинага кадәр электр кабеле сузылган. Табиблык амбулаториясендә эчке бизәкләү эшләре тәмамланган.

Электр яктырту лампалары, вентиляция системасы, сантехника урнаштырылган, ишекләрне монтажлау буенча эш алып барыла. Бинаның керү өлешендә эшләр тәмамланып килә. Бүгенгә җиһазларның төп өлеше кайтарылган. Алда барлык системаларны техник эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре тора.

Төзелеш объектында эшләрнең барышын һәм сыйфатын контрольдә тоту, подрядчы оешма җитәкчеләре белән сөйләшү, контракт эшләрен вакытында башкару һәм срокларны үтәү буенча кирәкле адымнар билгеләү бик мөһим. Чөнки авыл халкы яңа, заманча, барлык таләпләргә җавап бирүче табиблык амбулаториясе ачылуын зур түземсезлек белән көтә.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: