+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уралның дүрт төбәген –19 көн эчендә!

Велосипедта – 1602 чакрым... Бу мөмкинме?

Уралның дүрт төбәген –19 көн эчендә!
Уралның дүрт төбәген –19 көн эчендә!

Әлбәттә! Мондый сәяхәтне "Демография" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Пермь краеның Лысьва шәһәрендә яшәүче Сергей Пойлов үткән.

Ул Кунгур ягына 3 июньдә чыккан. Пермь краенда, Башкортстанда, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә булган.

Сергей Аскын районы аша да узган.
— Аскын аша беренче тапкыр үттем, — ди Сергей. — Сезнең як бик ошады. Биредә бик тыныч һәм матур. Кызганыч, көн яңгырлы иде, аз күрдем, күп урыннарга керми калынды.
Аскында нәрсә ошады, дигән сорауга ул: “Барысы да – басулар, урманнар, авыллар, йортлар. Һәркайда тәртип. Барлык кешеләр дә ачык, туристларга ярдәм итәргә әзер", – дип җаваплаган.

Сергей велосәяхәт белән өченче ел шөгыльләнә, күп кенә маршрутлар буенча йөрергә өлгергән. Аскын районы гына түгел, гомумән Башкортостан сәяхәтчедә уңай тәэссоратлар калдырган.

— Мәгарәләр, таулар, елгалар һәм күлләр, урман һәм кырлар... Һава торышы төрлечә булды, коеп яуган яңгырлар һәм эсселек аркасында графиктан калыштым. Барысы да бик ошады, күп истәлекле һәм тарихи урыннар аша үтелде. Тыюлык урыннары һәм табигый парклар. Яңа дуслар таптым, игелекле кешеләр күп. Рәхмәт Сезгә! Велоузыш бик тәэсирле булды. Юлда ватылу, тәгәрмәч тишелү дә булды. Ләкин, мин канәгать. Сәяхәт итегез һәм Уралда ял итегез! — дип язган социаль челтәрләрдәге үз битендә Сергей Пойлов.

 

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: