Барлык яңалыклар

Һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсен иде...

Дәүләкән районында "Табигать дусты” балалар сәламәтләндерү лагерендә "Юл әлифбасы" дип исемләнгән чара үтте.

Һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсен иде...
Һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсен иде...

Дәүләкәндә Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган  “Мәгариф” гомумдәүләт проектына кергән “Социаль активлык” төбәк проектын тормышка ашыру дәвам итә. Гаиләгә, балаларга, яшьләргә ярдәм итү үзәге белгечләре, ЮХХДИ инспекторы белән берлектә, "Табигать дусты" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда, “Юл әлифбасы” дигән чара оештырды. Балаларга хәвефсезлек кагыйдәләре, куркыныч юл вакыйгалары аңлатылды. Моннан тыш, велосипедта йөрергә яратучыларга аерым игътибар бирелде. Алар төп кагыйдәләрне искә төшерде. ЮХХДИ инспекторы шулай ук транспорт хәрәкәтенә якын урнашкан балалар уен мәйданчыкларында, йорт ишегалларында үзеңне дөрес тотуга басым ясады. Укучылар әңгәмәдә актив катнашты һәм төрле юл очракларын тикшерде, фикер алышты.

Соңыннан полиция хезмәткәрләре балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча викторина үткәрде. Чара бик тиз узды, ә анда катнашкан балалар бик күп уңай эмоцияләр алды.

"Һәр кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсен иде дә соң... Бик мавыктыргыч чара үтте, балалар кызыксынучан. Юлда йөрүче һәр кеше юлларда балаларга яхшы үрнәк күрсәтәчәк көннең килеренә ышанам!" – диде Ольга Тарасова.

 

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: