+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сәләтле балаларга мөмкинлекләр арта

Уфаның7нче балалар музыка мәктәбендә төзекләндерү эшләре бара.

Сәләтле балаларга мөмкинлекләр арта
Сәләтле балаларга мөмкинлекләр арта
Агымдагы елда Уфаның 7нче балалар музыка мәктәбе үзенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Учреждение юбилеена төп бүләк капиталь ремонттан соң яңартылган бина булачак. Төзекләндерү "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. Бу максатларга 23 миллион сум күләмендә финанслау каралган.

Контракт белән түбә, фасадны ремонтлау, бинаның парапетын, концерт залын һәм сәхнәсен торгызу, эчке ремонт, вентиляция, су, электр тәэминаты, канализация системаларын алыштыру каралган.

Июль башына булган мәгълүматларга караганда, беренче катта стеналарны бизәкли һәм концерт залының, гардеробның түшәмнәрен яңарта; стеналар тигезләнгән һәм финиш штукатуркасына әзерләнгән; түшәм, стеналарның архитектура элементлары яңартылган һәм башка төр эшләр башкарылган. Моннан тыш, икенче каттагы бүлмәләрдә демонтаж эшләре һәм түбә ремонтлау башланган.

Төзелгән контрактка ярашлы рәвештә, 7нче мәктәпкә капиталь ремонт 2022 елның 4 нче кварталында төгәлләнәчәк. Үзенең мөһим юбилей көнен мәктәп яңартылган учреждениедә каршылаячак.

БЕЛЕШМӘ:
7нче балалар музыка мәктәбе 1962 елда төзелгән. Дүрт белгечлек буенча 400дән артык укучы белем ала: фортепиано; кыллы инструментлар (скрипка); тынлы инструментлар (флейта, кларнет, саксофон, торба); халык уен кораллары (баян, аккордеон, домра, балалайка, гитара, курай, думбыра, кубыз). Музыкаль-теоретик бүлек зур эш алып бара.

Мәктәптә укучылар һәм укытучыларның уку-укыту иҗат коллективлары (ансамбльләр, оркестрлар) булдырылган. Алар арасында халык уен кораллары ансамбле, “Илһам” укытучыларының вокаль ансамбле; халык уен кораллары оркестры, өлкән вокаль ансамбль, “Росинка” кече вокаль ансамбле, скрипкачылар ансамбле кебекләрне атарга була.

Укытучылар һәм укучылар коллективы төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда актив катнашып, лауреат һәм дипломант исемнәрен яулый.

Эшләү дәверендә мәктәп бик күп чыгарылыш сыйныф укучылары әзерләде. Бу - меңләгән бала, аларның күбесе һөнәри белемнәрен дәвам итте һәм хәзерге вакытта шәһәрнең, республиканың һәм аннан читтә музыка уку йортларында уңышлы эшли.

Балаларның башкорт халык һәм профессиональ музыканы башкару белән кызыксынуын арттыруга аерым игътибар бирелә.

Фото: ufacity.info

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: