+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Үсеш нокталары" арта

Агымдагы елда Салават районының дүрт мәктәбендә “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләрен ачу планлаштырыла.

"Үсеш нокталары" арта
"Үсеш нокталары" арта

Агымдагы елда Салават районының 4 гомуми белем бирү оешмасында: Тирмән, Мәчетле, Таймый, Миәшәгәр авылы мәктәпләрендә табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләрен ачу планлаштырыла.


Уку елы тәмамлану белән әлеге мәктәпләрдә фирма стиленә туры китереп, зоналаштыру һәм дизайн, биналарны ремонтлау эшләре башланды.
“Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәге химия, биология, физика кебек фәннәргә басым ясый. Бу бик куанычлы хәл, чөнки әлеге фәннәрне БДИ тапшырганда мәктәпне тәмамлаучылар ешрак сайлый.


"Үзәкләрне булдыру төп һәм өстәмә белем бирүнең яңартылган мәгариф программалары буенча укытуның актуаль методикаларын гамәлгә кертү өчен киңлек булдырырга ярдәм итәчәк. Үзәк химия, биология, физика фәннәрен укытканда балаларны үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр һәм яхшы шартлар тудырачак, һәр укучыга үз сәләтен практикада гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип үз тәэсирләре белән уртаклаша булачак “Үсеш ноктасы” үзәкләре җитәкчеләре.


Агымдагы елның 1 сентябреннән яңартылган кабинетлар укучылар өчен ишекләрен ачачак.



Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: