+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Халык чын күңелдән сөенә!

Тәтешле районының Шулган авылында мәдәният йорты яңартыла.  

Халык чын күңелдән сөенә!
Халык чын күңелдән сөенә!
“Мәдәни мохит” төбәк проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Тәтешле районының Шулган авылында мәдәният йорты реконструкцияләнә. Бүгенге көндә инде бик күп эшләр башкарылган: түбәсе тулысынча яңартылган, түшәмнәр алыштырылган һәм пластик тәрәзәләр урнаштыру тәмамланып килә. Планда минераль мамык белән стеналарны җылыту, пар-изоляция урнаштыру һәм фасад панельләре өчен каркас монтажлау. Барлык ремонт эшләре нәтиҗәсендә авыл халкын үзенә тартып торган яңа, яңартылган авыл клубы барлыкка килер дип көтелә.
 
Мәдәният йорты базасында фольклор, вокал, хореография һәм театр коллективлары эшли. Шулай ук халык декоратив-гамәли сәнгать түгәрәкләренә, шахмат һәм шашка буенча спорт секцияләренә бик теләп йөри.

"Туган авылыбызның клубы үзгәрүен күрүемә күзләрем сөенә. Балаларыбыз, оныкларыбыз яңартылган, матур клубка йөри алулары да куанычлы. Без түземсезлек белән ремонт эшләренең тәмамлануын көтәбез һәм авыл халкының аның ничек үзгәрәчәген тизрәк күрәсе килә”, — ди Шулган авылында яшәүче Зәбидә Мәгъзүмова.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: