+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Скейт-мәйданчык та булачак!

Мәчетледә яңа парк төзелешен сентябрь ахырына тәмамларга планлаштыралар.

Скейт-мәйданчык та булачак!
Скейт-мәйданчык та булачак!

Мәчетле районының Олы Устьикин авылында “Комета-спорт” мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелә. Бу башлангыч Русия Президент Владимир Путин билгеләгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Сентябрь ахырында эшләрне төгәлләмәкчеләр.

"Хәзер парк мәйданчыгында нигезенә җир эшләре алып барыла, бордюр ташларын монтажлыйлар. Төзекләндерүнең ахыргы нәтиҗәләрен мәчетлеләр сентябрь ахырында күрәчәк", - диде Мәчетле районының баш архитекторы Альвина Ахундова.

Яңа парк территориясендә скейт-мәйданчык, тротуарлар, резина өслекле һәм инвентарьлы балалар уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Паркны яктырту, аны спорт һәм башка җиһазлар белән тәэмин итү каралган. Муниципалитетта билгеләп үтүләренчә, нәкъ менә шушы объектны төзекләндерүне Мәчетле районында яшәүчеләр 2021 елда 02.gorodsreda.ru платформасында бердәм гомумрусия онлайн-тавыш бирү барышында сайлаганнар.

 

Фото:srk.nationalpriority.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: