Барлык яңалыклар

Кирәкле һөнәрләргә бушлай өйрәтәчәкләр

Workdskills программалары буенча илнең 85 төбәгендә 115 мең кеше белем алачак.

Кирәкле һөнәрләргә бушлай өйрәтәчәкләр
Кирәкле һөнәрләргә бушлай өйрәтәчәкләр
Президент Владимир Путин имзалаган "Демография" гомумдәүләт проектының "Мәшгульлеккә ярдәм" федераль проектында катнашучылар Workdskills Russia программалары буенча гамәли күнекмәләр үзләштерә, бу аларга хезмәт базарының үзгәреп торучы шартларына сыгылмалы җайлашырга мөмкинлек бирә.

2022 елда Русия Хөкүмәте хезмәт базарын тотрыкландыруга һәм русиялеләрнең мәшгульлегенә ярдәм итүгә юнәлтелгән чараларны арттырды. «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проектын гамәлгә ашыруның федераль операторларының берсе - «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Русия)».

Барлыгы Workdskills программалары буенча илнең 85 төбәгендә 115 мең кеше белем алачак.

Узган ел Башкортстанда 1 950 кеше укыды, шуларның 84 проценты эшен саклап калды, яңа эш урынына урнаштырылды яки үзмәшгуль булды.

 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: