+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар өчен туристлык маршрутлары әзерлиләр

Конкурста балалар туризмы өлкәсендә белгечләрнең проект командалары катнаша ала.

Балалар өчен туристлык маршрутлары әзерлиләр
Балалар өчен туристлык маршрутлары әзерлиләр

Ростуризм Балалар туристлык проектларының Бөтенрусия конкурсын игълан итте.

Конкурс “Балалар туризмы башкаласы” программасы кысаларында уздырыла һәм балалар өчен, аларның ихтыяҗларын исәпкә алып, яңа көндәшлеккә сәләтле, хәвефсез һәм кирәкле турпродуктларны ачыкларга тиеш.

Конкурста балалар туризмы өлкәсендә белгечләрнең проект командалары катнаша ала. Алар дүрт номинациянең берсе буенча проектны тәкъдим итәргә тиеш: мәдәни-танып белү туризмы, экологик, сәнәгать яки этномәдәни туризм.

Гаризалар 7 августка кадәр кабул ителә. Конкурсның финалчылары һәм җиңүчеләре Түбән Новгородка балалар туризмын үстерү форумына чакырылачак.

Эш "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында бара. Илебез Президенты Владимир Путин башлангычы буенча гамәлгә ашырылган илкүләм проект туризм өлкәсендә эшләүче эшкуарларга ярдәм итүне һәм ял өчен заманча объектлар булдыруны күз уңында тота.

 

Фото:kkoop.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: