+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Барыр юллар тигез булачак!

Стәрлетамакта "Башкиравтодор" җәмгыяте 1,85 чакрым озынлыктагы юл ремонты эшләрен төгәлли.

Барыр юллар тигез булачак!
Барыр юллар тигез булачак!
Әлеге участокны ремонтлауга 25 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Бу - Стәрлетамакта быел гомумдәүләт проектын тормышка ашыру башлаган беренче объект. Аның озынлыгы 1875 метр һәм ул шәһәрнең төп спорт объектларының берсе – "Содовик" комплексына алып бара.

- Биредә яшәүчеләрнең стадионнарга һәм спорт мәктәпләренә уңайлы барып җитү мөмкинлеге булырга тиеш, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков.

Бу юлны шәһәрлеләр ешрак искә алды. Шуңа күрә комиссия аны гомумдәүләт проект кысаларында ремонтланырга тиешле юллар исемлегенә кертү турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта объектта юл катламын тигезләүне һәм югары катламны җәюне төгәлләделәр, шулай ук тротуар бордюрларын тулысынча яңарттылар. Алга таба юл билгеләре куярга һәм горизонталь тамга салырга кирәк булачак. Эшләр графиктан алда башкарылган. Объектны июль ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Стәрлетамакта "Хәвефсез сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында быел гомум озынлыгы 11 километрдан артык булган 15 юл ремонтлана.

 

Фото: правительстворб.ру

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: