+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дим елгасы чистара

"Экология" гомумдәүләт проектының "Уникаль су объектларын саклау" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Дим елгасы чистартылачак.

Дим елгасы чистара
Дим елгасы чистара

Әлеге проект буенча быел Башкортстанда башка объект – Благовещен районында Потеха буасын чистартуны төгәлләргә тиешләр. Табигатьне саклау һәм экология министрлыгында бу максатларга федераль финанслау өлеше соңгы ике елда өч тапкыр диярлек арткан, диләр.

Дим елгасының 35 километр озынлыктагы участогы Чишмә һәм Уфа районнары чикләре тоташкан урында урнашкан. Хәзер әзерлек эшләре бара. Ярларда махсус мәйданчыклар ясыйлар, анда ләм, чүп-чар ташланачак.

Елганы чистартуга керешкәнче, белгечләр ярларда гаять зур бассейннар ясый. Мондый резервуарның сыйдырышлыгы-23 мең кубометрга якын. Аларны сулыктан берничә адымда – елганың төрле кисәкләрендә, ике яктан да оештыралар.

Бу ике котлован үзенчәлекле фильтр ролен үти, аларда су махсус суүткәргеч ярдәмендә елгадан киләчәк. Беренчесе ләм җыю өчен билгеләнгән, икенчесенә инде чистартылган су киләчәк, аннары кире елгага әйләнеп кайтачак.

Елганы чистартуны 2024 ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Шуннан соң отстойниклар рекультивацияләнә, ә җыелган ләмне авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен кулланачаклар.

 

Фото:photosight.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: