"Сәламәтлебез әйбәт - мәйданчыкка рәхмәт!" проекты Коварды авыл биләмәсен үстерүгә ярдәм итү фондының коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан Президент грантлары фонды конкурсында җиңү ярдәмендә тормышка ашырылды.
Мәйданчыкта спорт җиһазлары комплексы, футбол капкасы, волейбол челтәре һәм башка спорт инвентаре урнаштырылган. Ул киртәләп алынган, яктыртылган.
Җыелучыларга котлау сүзләре белән Гафури районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Нурсилә Хәсәнова, икътисади үсеш бүлеге начальнигы Ольга Кулинич, авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Габдрахманов мөрәҗәгать иттеләр. Проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән иң актив гафурилыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Биредә балалар өчен уеннар һәм күңелле конкурслар оештырылды. Шулай ук футбол буенча район ярышлары да узды, анда район авылларыннан 12 команда катнашты.
Фото: башньюс