+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яшьләр эшче һөнәрләрен сайлый

Башкортстан укучылары “PROGlobal” һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашты.

Яшьләр эшче һөнәрләрен сайлый
Яшьләр эшче һөнәрләрен сайлый
Башкортстан укучылары “PROGlobal” һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашты.

Башкортстан республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәгендә “Профессионалитет” федераль проектын популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында“PROGlobal” квесты үтте. Мондый чаралар Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә оештырыла.

— “Профессионалитет” проекты Башкортстанда актив тормышка ашырыла. Бу елның сентябреннән Уфа машиналар төзү колледжы базасында машиналар төзү тармагы өчен кадрлар әзерләү кластеры эшли башлаячак. Урта һөнәри белем бирүгә яңа карашны нәтиҗәле популярлаштыру өчен бүгенге абитуриентларга кызыклы булган һөнәри юнәлеш бирүнең алдынгы технологияләрен кулланырга кирәк, дип ышанабыз, — дип белдерде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Чарада катнашучылар «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында машиналар төзү кластеры һөнәрләре, Уфа машиналар төзү колледжы белгечлекләре белән танышты, интеллектуаль сынаулар үтте. Чараны оештыручыларга ярдәмче булган һөнәри осталык амбассадорлары белән берлектә, укучылар машиналар төзүче ия булырга тиешле максатчанлык, җаваплылык, игътибарлылык кебек “йомшак күнекмәләр”не ачыклады.

Чарада катнашу өчен Уфа шәһәреннән, Кырмыскалы районыннан һәм Сахалин өлкәсеннән килгән кунаклардан 30 гариза кабул ителгән иде.
Барлык укучылар да яңа белем алды һәм машиналар төзү кластеры һөнәрләрен «сынап» карады. Бу 15 августка кадәр дәвам итәчәк кабул итү кампаниясе кызган чорда аеруча актуаль.

Проект һәм укырга керү кагыйдәләре белән тулырак мәгълүматны Уфа машиналар төзү колледжы сайтында белергә мөмкин.

Фото: resbash.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: