+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә!

Хәйбулла районының Макан авылында 111 укучы һәм 18 укытучы уку елын капиталь ремонттан соң яңартылган заманча һәм якты мәктәптә башлап җибәрәчәк.

Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә!
Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә!

Билгеле булуынча, бинаны капиталь ремонтлау өчен 40 миллион сумнан артык акча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән иде. Подрядчы оешма билгеләнгән вакытта үз бурычын үтәде.

Ремонттан соң үзгәргән сыйныф бүлмәләренә килеп кергәч, кызлар һәм малайлар гаҗәпләнәчәк, әлбәттә. Чөнки элекке мәктәптән биредә стеналар гына калган. Ә калганы – өр-яңа һәм заманча.

1961 елда төзелгән мәктәп күптән ремонтка мохтаҗ иде. Бинада салкын булган, капиталь ремонт үткәрелмәгән, электр белән тәэмин итү, вентиляция эшләмәгән. Сыйныф бүлмәләре санитар-гигиена таләпләренә җавап бирмәгән. Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага фасадны тышлау, түбәне, барлык тәрәзәләрне өлешчә алыштыру, идәннәрне, түшәмнәрне ремонтлау, бизәкләү эшләре, электр белән тәэмин итүнең яңа системасын монтажлау, вентиляция, су системасын урнаштыру һәм сыйныфлардан канализация чыгару, керү төркемен монтажлау эшләре төгәлләнгән. Барлык эшләр дә уку процессына комачауламыйча башкарылган.

Бинаны төзекләндерүдән тыш, яңа җиһазлар – парталар, урындыклар, йомшак мебель, ашханә җиһазлары, спорт инвентаре, компьютерлар, проектор һәм ОБЖ кабинеты сатып алынган. Кыскасы, балалар көн саен мәктәпкә шатланып йөрсен өчен хәзер барлык шартлар да бар.

Белешмә
2022-26 елларда гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлау буенча федераль программа гамәлгә ашырылачак. Әлеге федераль программага республиканың 365 мәктәбе бинасы кертелгән.
Башкортстанда ике ел эчендә 197 мәктәп бинасы ремонтланачак.
2022 елда – 63 мәктәп бинасы (берьеллык цикл), 2022-23 елларда - 17 мәктәп бинасы (ике еллык цикл), 2023 елда 117 мәктәп бинасы (берьеллык цикл) ремонтланачак.
Расланган объектлар саны буенча Башкортстан Русиядә 2нче урында.

Фото: Хәйбулла районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: