Барлык яңалыклар

Яшь экологлар “Росток”та канат ныгыта

Уфаның Дим районында эшләп килүче “Росток” фән, инновацияләр һәм иҗат үзәгендә 3 меңгә якын бала шөгыльләнә.

Яшь экологлар “Росток”та канат ныгыта
Яшь экологлар “Росток”та канат ныгыта

Элегерәк ул Балалар экология-биология үзәге буларак эшләде. 2021 елда юнәлешләрнең киңәюе белән бәйле рәвештә исеме үзгәрде. Табигый-фәнни һәм туристлык-туган якны өйрәнү берләшмәләреннән тыш, биредә социаль-гуманитар, техник һәм хәтта сәнгать юнәлешләре дә бар, үзәк базасында Урыс география җәмгыятенең район бүлеге эшли.

“Без “Мәгариф” гомумдәүләт проектының  “Һәр баланың уңышы” проектында актив катнашабыз, шул сәбәпле үзәкне җиһазландыру яхшыра, бездә шөгыльләнүче балалар саны арта. Яңа юнәлешләр ачыла – робот техникасы, 3D – модельләштерү, балалар үз проектларын 3D – принтерда күз алдына китерә ала. Безнең тәрбияләнүчеләр су, туфрак, һава торышын мониторинглауга мөмкинлек бирүче санлы лабораторияне үзләштерә. Грант акчалары ярдәмендә без яңа җиһазлартсатып алдык”, - ди Үзәк директоры урынбасары Әлфия Вәлиева.

“Росток” үзәге укучылары Бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда, олимпиадаларда актив катнаша һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Шуларның берсе Михаил Бардуков агымдагы елда биология буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры булды, ә 2020 елда “Росток” тәрбияләнүчесе “Большая перемена” Бөтенрусия конкурсында 1 миллион сум отты.

"Безнең егетләр һәм кызлар “Сириус” мәгариф үзәгендә шөгыльләнә, Русия яшьләре грант конкурсында катнаша, “Артек”, “Орленка”, “Смена”, “Океан”да ял итә. Без " Яшь профессионаллар” чемпионаты хәрәкәтендә катнашабыз, агымдагы елда гына да 15 медаль яуладык. Үзәктә тәрбияләнүче Максим Морозов “Тирә-як мохитне саклау” компетенциясе буенча WorldSkills чемпионаты финалының йомгаклау ярышларында җиңүче булды. 2022 елда “Росток” үзәге “Сәламәтлек сукмагы” проектын тормышка ашыру өчен Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Грантын отты һәм мондый мисалларны күп китерергә мөмкин”, - ди Әлфия Вәлиева.

Үзәктәге дәресләр балалар өчен эзсез үтми, аларны мәктәптә яхшы укырга этәрә, ә алган белемнәр һәм тикшеренү эшчәнлеге Башкортстанның әйдәп баручы югары уку йортларына керергә мөмкинлек бирә.

Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин илдә яшь натуралистлар хәрәкәтен тергезү идеясен хуплады. Бу хакта ул "Экосистема. Заповедный край" Бөтенрусия яшьләр экологик форумында катнашучылар белән фикер алышканда белдерде.
Башкортстан Совет чорында гамәлдә булган яшь натуралистлар хәрәкәтен саклап кала алган төбәкләрнең берсе булып тора.

Фото: “Росток” үзәгенең социаль челтәрләрдәге битеннән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: