+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Хәзер уку күпкә кызыклырак!

Нуриман районында ике “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге ачылды.  

Хәзер уку күпкә кызыклырак!
Хәзер уку күпкә кызыклырак!

Агымдагы елның 12 сентябрендә Нуриман районында ике “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге ачылды. Байгилде авылындагы лицейда һәм Никольское төп мәктәбендә “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында яңа укыту алымы кертелде.

“Үсеш нокталарын” ачуда Нуриман районы хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков һәм Нуриман районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Хәбир Галиуллин катнашты.

- Хәзер укучыларыбыз сәләтләрен һәрьяклап үстерә, киләчәктә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк яңа мөмкинлекләрдән файдалана ала. Педагогларыбызга һәм аларның укучыларына иҗади җиңүләр телим, - диде район хакимияте башлыгы Вилдан Венер улы.

Мәктәпләр базасында булдырылган мәйданчыклар бердәм стильдә бизәлгән, лаборатория һәм практик эшләр өчен кирәкле заманча корылмалар белән җиһазландырылган. Үзәктә биология, химия һәм физика буенча гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру планлаштырыла, шулай ук өстәмә белем бирү программалары каралган. Хәзер укучылар өчен тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылды.

- Уку күпкә кызыклырак, мавыктыргыч булачак.  Укучылар дәресләргә бик теләп йөрерләр дип ышанам, чөнки бу мәгарифтә яңа дәрәҗә, мөмкинлекләр һәм киләчәккә зур адым, - диде Нуриман районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Хәбир Рәшит улы.

 

Фото:contenta.info

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: