Барлык яңалыклар

Биегрәк үрләр яулар өчен мөмкинлекләр арта

Балтач районының Сәйтәк урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге ачылды.

Биегрәк үрләр яулар өчен мөмкинлекләр арта
Биегрәк үрләр яулар өчен мөмкинлекләр арта

Шушы көннәрдә Балтач районының Сәйтәк урта мәктәбендә укучы  дусларыбыз тормышында шатлыклы вакыйга булган.

Белем учагында  Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт  проектының “Заманча мәктәп” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, “Үсеш ноктасы” табигый-фәнни һәм технологик профильле мәгариф үзәге ачылган. Аны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашкан.

“Үзәк ике кабинеттан тора. Аларда укытучылар балаларга “Физика”, “Химия” һәм “Биология” фәннәре буенча гомуми белем бирү программаларын яңартылган матди-техник база нигезендә өйрәтәчәк. Үзәкнең эшчәнлеге дәрестән тыш сәгатьләр, өстәмә белем бирү, проект һәм тикшеренү эшчәнлеген дә күз уңында тота. Киләчәктә безнең мәктәп укучыларының авылыбызны, районны, туган республикабызны Русиягә танытыр, дип ышанабыз” – ди педагоглар.

 

Фото: мәктәпнең социаль челтәрләрдәге төркеменнән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: