+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уңышка юл ачыла!

Салават районының Малаяз авылындагы Яшь техниклар станциясе базасында техник юнәлештәге ике яңа түгәрәк эшли башлаган.

Уңышка юл ачыла!
Уңышка юл ачыла!

Агымдагы елның 1 сентябрендә Салават районының Малаяз авылындагы Яшь техниклар станциясе базасында Президент Владимир Путин имзалаган "Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында техник юнәлештәге ике яңа өстәмә гомуми белем бирү программасы гамәлгә ашырыла башлаган: “Робот техникасы” һәм “Агачтан конструкцияләү”. 90 бала өчен барлык стандартларга һәм таләпләргә туры килгән яңа программалар буенча укулар оештырылган.

“Робот техникасы” өстәмә гомуми белем бирү программасы кече яшьтәге мәктәп укучыларының конструкцияләү, программалаштыру һәм проект эшчәнлеге чаралары ярдәмендә роботлар булдыру процессында иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. LEGO мәгариф конструкторлары белән эшләү укучыларга танып белү уены формасында күп кенә мөһим юнәлешләрне белергә һәм киләчәк тормышта кирәкле күнекмәләрне үстерергә мөмкинлек бирә. Гади механизмнарны өйрәнеп, балалар кул белән эшләргә өйрәнә, башлангыч конструктор фикерләвен, фантазиясен үстерә, күп механизмнарның эш принципларын өйрәнә. Укучылар идарә программаларын төзү, механизмнарны автоматлаштыру, системалар эшен модельләштерү үзенчәлекләре турында күзаллыйлар, үз идеяләрен дөрес итеп белдерергә өйрәнәләр.
“Агачтан конструкцияләү” программасы кече һәм урта мәктәп яшендәге укучыларны мөстәкыйль иҗатка тарту, аларның техник һәм сәнгать күзаллауларын киңәйтү, агач эшкәртү белән бәйле төрле белгечлекләр белән танышу мөмкинлеге бирә. Декоратив-гамәли сәнгать, техник иҗат нигезләрен аңлый, кораллар һәм җайланмалар белән хәвефсез аралашу, үлчәү кораллары һәм рәсем кирәк-яраклары белән эшләү күнекмәләрен уята. Дәресләрдә балта осталары эшләрен башкару, композицияләр төзү, агач эшләнмәләрне конструкцияләү күнекмәләре булдырыла.


“Балаларга өстәмә белем бирүнең яңа урыннарын булдыру һәр укучыда уңышка юл ача, балага һәм педагогка идеяләрен чынга ашырырга ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте Яшь техниклар станциясе директоры Ильза Хәлиуллина. 

 

Фото: contenta.info

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: