+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балтадан ботка пешерделәр

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында Бөредә «Бирская крепость» тарихи паркында «Онытылган рецептлар» дип аталган беренче фестиваль узды.

Балтадан ботка пешерделәр
Балтадан ботка пешерделәр
Чарада Уфа, Бөре, Екатеринбург һәм Октябрьский шәһәрләреннән 100дән артык кеше катнашты.

- Катнашучыларның бурычы борынгы кулинария китапларының расланган чыганакларына таянып, кыр кухнясы ризыкларын әзерләү иде, - дип билгеләп үтте Республиканың кулинарлар, рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе Наталья Чибрикина.

Чара кысаларында командалар XVII гасырдан башланган поход ризыклары әзерләде. Биредә уха, сбитни, боткалар, грузин, урыс, башкорт, татар кухняларын һәм хәтта Америка солдатының иртәнге ашларын да очратырга мөмкин иде. Пешерү техникасы тарихи заман үзенчәлеге кысаларында үтәлде.

Бәйге өч номинация: студентлардан - «Балта боткасы», тарихи – «Солдат боткасы» һәм профессиональ – «Шефтан ризык» буенча узды.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: