“Экология” гомумдәүләт проекты тирә-якны саклауга юнәлтелгән. Аның буенча эш түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла: калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү, чүплекләрне бетерү, урманнарны һәм сулыкларны саклау, атмосферага чыгарылган ташламаларны киметү, экологик туризмны һәм экологик тәрбияне үстерү, биологик төрлелекне саклау.
Чүп-чарны утильләштерү һәм эшкәртү проблемасы бик актуаль, шуңа да өлкәннәрнең дә, балаларның да моңа игътибарын җәлеп итү зарур. Калтасы 2нче "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре “Ташландык материалдан мода" конкурсында катнашканнар. Ата-аналар аларга полиэтилен капчыктан төрле киемнәр әзерләгән.
"Калдыкларны утильләштерү – кешелекнең иң мөһим экологик проблемаларының берсе. Бу проблеманы чишүнең заманча ысулы –калдыкларны аерым җыю һәм аларны эшкәртү. Балаларның игътибарын мәктәпкәчә яшьтән әйләнә-тирә мохитне пычрату проблемаларына җәлеп итәргә кирәк”, - ди Калтасы 1нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерләү төркеме тәрбиячесе Людмила Газиева. Людмила Анатольевна үз укучылары өчен "Чүп-чарны сортларга аерабыз – табигатьне саклыйбыз" дигән темага дәрес үткәрде.
Фото: contenta.info