Барлык яңалыклар

Спорт яратучылар өчен шәп мәйданчык!

Мәчетле районының Олы Устьикин авылындагы “Атлант” стадионы территориясендә ГТО мәйданчыгы булдырылды.

Спорт яратучылар өчен шәп мәйданчык!
Спорт яратучылар өчен шәп мәйданчык!

Спорт белән шөгыльләнү өчен яңа урын Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль программасында катнашу нәтиҗәсендә барлыкка килде.

ГТО мәйданчыгында иң элек нигезне төзекләндерделәр, кирәкле спорт җиһазлары урнаштырдылар: тренажерлар һәм швед стенкалары, гимнастика эскәмияләре – барлыгы 26 инвентарь. Биредә шөгыльләнүчеләрнең хәвефсезлеген кайгыртып, резина өслек түшәлде.

- Спорт мәйданчыгы Олы Устьикин авылында яшәүчеләргә көч гимнастикасы буенча күнекмәләр үткәрергә, ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнергә һәм гомум физик әзерлек буенча шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Биредә инвентарь белән сак файдалансыннар өчен видеокүзәтү дә урнаштырылган. Тиздән объектны тантаналы ачу була, - ди Мәчетле районы хакимиятенең физик культура, спорт һәм туризм буенча баш белгече Марат Ханнанов.

Тиздән Олы Устьикинда гомумдәүләт проекты буенча тагын бер объект барлыкка киләчәк. “Комета-спорт” мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелә. Бу башлангыч та Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Яңа парк территориясендә скейт-мәйданчык, тротуарлар, резина өслекле һәм инвентарьлы балалар уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Паркны яктырту, аны спорт һәм башка җиһазлар белән тәэмин итү каралган.

 

Фото: contenta.info

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: