Барлык яңалыклар

Бармыш буе ямьләнде!

Кичә, 21 октябрьдә, Тәтешле районының Бармыш елгасында төзекләндерелгән буа территориясен ачу тантанасы булды.

Бармыш буе ямьләнде!
Бармыш буе ямьләнде!

Төзекләндерү эшләре ике ел дәвамында Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасын тормышка ашыру кысаларында ике этапта алып барылды. Шунысы куанычлы, бу җәмәгать территориясе районның матур урыннарының берсенә әверелде.

Югары Тәтешле авылы көннән-көн күркәмләнә.  Бу үзгәреш тә авыл халкы өчен сөенечле вакыйга булды.

Буа территориясендә бөтен периметр буенча бордюрлар белән тротуар плиткалары куелган, урам яктырткычлары, эскәмияләр урнаштырылган, машина кую өчен мәйданчык төзелгән, комлы нигездә балалар һәм спорт мәйданчыгы җиһазландырылган, беседкалар куелган, пирс, киенү-чишенү бүлмәсе һәм күзәтү пункты булган пляж зонасы җиһазландырылган, видеокамералар урнаштырылган. Иң мөһиме, район тарихында беренче тапкыр яктырткычлы йөзә торган динамик фонтан урын алган.

Тантаналы чарага бик күп кунаклар: бу башлангычта ярдәм итүчеләр, хуплаучылар һәм кече Ватаны турында кайгыртучылар җыелды.

- Бармыш елгасындагы буаның тарихы ярты гасырдан артык. Аны төзекләндерү белән беренче тапкыр авылда янгын пирсы урнаштыру өчен чаралар күрү белән шөгыльләнә башладылар. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр район үзәге буасы халыкның яраткан урынына әверелде. Кышын тимераякта шуу, хоккей уйнау, буа уртасында Яңа ел чыршысы кую, җәйен балык тоту һәм ял итү урыны ул. Буа территориясен яңарту идеясе туды. Нәтиҗәсен үзегез күрәсез! – диде Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.

Фото: contenta.info

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: