-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстанның иң зур мәктәбе Уфада төзелә

Бүген республика Башлыгы туры эфирда халыкны борчыган сорауларга җавап бирә.

Башкортстанның иң зур мәктәбе Уфада төзелә
Башкортстанның иң зур мәктәбе Уфада төзелә

Туры эфир барышында башкаланың Кузнецов Затоны бистәсендә яшәүчеләр микрорайонның көннән-көн үсүе, балалы яшь гаиләләрнең күп булуы, тик мәктәп, балалар бакчасы, поликлиника кебек мөһим объектларның булмавы турында борчылып сорау бирде.

Республика Башлыгы Уфаның Кузнецов Затоны микрорайонында республиканың иң зур мәктәбе төзеләчәген белдерде.

“Без подрядчыларны билгеләдек, бу мәктәп безнең республикада иң зуры булачак. Ул 2200 укучыга исәпләнгән", - диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе хәзерге вакытта микрорайонда балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килүен дә билгеләп үтте.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: