-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа аллеяда милләтләр дуслыгы балкыды!

Балтач районында өстенлекле гомумдәүләт проектлары ярдәмендә күркәм эшләр башкарыла.

Яңа аллеяда милләтләр дуслыгы балкыды!
Яңа аллеяда милләтләр дуслыгы балкыды!
Халкы бердәм, чәмле, тырыш булган, урындагы хакимият нәтиҗәле эшләгән төбәкләрдә авыллар елдан-ел төзекләнә, яңа социаль объектлар ачыла, юллар ремонтлана, балалар мәйданчыклары төзелә, чишмәләр, парклар тәртипкә китерелә, зиратлар киртәләп алына. Бу җәһәттән республикабызның төньяк-көнчыгышында урнашкан Балтач районы һәрьяклап үрнәк булып тора.

Районда соңгы чордагы саллы үзгәрешләр, казанышлар, халыкның яшәеш шартларын яхшырту буенча алып барылган эшләр – болар барысы да, нигездә, өстенлекле дәүләт программаларында катнашуның күркәм нәтиҗәсе.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биредә яшәүчеләр үз районын, авылын төзекләндерү, тормыш сыйфатын яхшырту, уңайлы шартлар булдыруга кагылышлы барлык башлангычларны дәррәү хуплап каршы ала, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша. Кыскасы, балтачлылар “Бердәмлектә – көч” дигән девиз белән яши.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан районда узган тантаналы чараларда, аерым алганда, Иске Балтачта – аллея, Магашлы-Алмантайда – ФАП, Сәйтәк авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган, туган җиргә кайтып, фидакарь хезмәт иткән яугирләр истәлегенә обелиск ачу чараларында катнашып, биредә яшәүчеләр белән аралашып, югарыда әйтелгәннәрнең хаклыгына тагын бер кат инанып кайттык.

Район үзәге ул төбәкнең йөзен, социаль-икътисади үсешен, халыкның яшәешен күрсәтүче барометр кебек. Иске Балтачта соңгы елларда булдырылган “Гаилә” паркы, “Дуслык”, “Яшьлек”, “Мәктәп укучылары” аллеялары авылның йөзен бермә-бер үзгәртте, шәһәр төсе бирде. Агымдагы елда исә бессер-блоклардан һәм металл элементлардан торган декоратив коймалар, асфальт һәм тротуар плиткалар түшәлгән җәяүлеләр юлы, кече архитектура арт-объектлары, ял урыннары, яктырткычлар һәм видеокүзәтү камерлары булган янә бер аллея авылның тарихи үзәге – Совет урамы буйлап төзелде. Ил башлыгы имзалаган “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында булдырылган җәяүлеләр юлы бер чакрымга диярлек сузылды һәм Карыш елгасы күперенә барып тоташты. Бу урамда хакимият, сәүдә биналары һәм социаль объектлар урнашкан. Кыскасы, халыкның көн саен юлы төшкән, ел әйләнәсенә тормыш “кайнап” торган урамнарның берсе бүген барлык җәяүлеләр, өлкәннәр, коляскалы яшь әниләр, самокатта, велосипедта йөрүче балалар өчен дә уңайлы, заманча.

– Бүген Балтачта бик матур объект ачабыз. Киләчәктә төзекләндерү эшләре район үзәгендә генә түгел, авыл биләмәләрендә дә уңышлы дәвам итәчәк. Хөрмәтле авыл биләмәләре башлыклары, райондашлар, без сездән тәкъдимнәр көтәбез. Туып-үскән, яшәгән җиребезне бергәләп тагын да күркәмрәк итик, – диде аллеяны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Балтачлыларның шатлыгын уртаклашырга килгән башкала кунаклары – Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников һәм “Башкиравтодор” җәмгыятенең генеральный директор урынбасары Динар Вәлиев дәүләт программаларының төп максаты җәмәгать урыннарын төзекләндерү, яшәү шартларын яхшырту, хәвефсез итү булуын ассызыклады.

– Иң мөһиме, авыл халкы төзекләндерәсе объектларны үзләре сайлый. Форсаттан файдаланып, балтачлыларны аларны сайлап алу буенча тавыш бирүдә актив катнашырга чакырам. Шул чагында без объектларны максималь сайлап ала алыр идек, – диде Николай Павлович.

Динар Вәлиев “Башкиравтодор” җәмгыятенең мондый проектларда актив катнашуын, яңа объектлар төзү, төзекләндерүгә зур теләк белән кушылуын билгеләде.

Халык мәнфагатен кайгыртып, районда башкарылган матур эшләр өчен авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен хезмәт ветераны Рудаль Солтанов җиткерде.
– Соңгы елларда Иске Балтач авылы матур үзгәрешләр кичерә. Без күптән түгел генә төзелгән “Гаилә” паркына якын яшибез. Аның көн саен балаларның шат авазыннан шау-гөр килеп торуын күреп, шатланабыз гына. Яшьләргә, балаларга әйтәсе килгән сүзем шул: яхшылыкның кадерен белсәк, зур тырышлык салынган шушы матурлыкны сакласак, бозмасак, җимермәсәк иде, – дип ихлас теләкләрен белдерде Рудаль Кадим улы.

Кызыл тасма киселгәннән соң, аллеяда төрле милләт вәкилләренең милли-мәдәни, аш-су үзенчәлекләрен чагылдырган “Дуслык бәйрәме” башланды. Ул район Мәдәният йорты коллективлары, үзешчән сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды. Үзара дус-тату яшәгән, уңган һәм тырыш халкы белән дан тоткан төбәкнең бергә шатланып каршылар уңышлары алда булсын!

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.


Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: