-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Талантлы балаларга юллар ачык

М. Хисмәтуллин исемендәге Иглин балалар музыка мәктәбе яңа музыка коралларына баеды.

Талантлы балаларга юллар ачык
Талантлы балаларга юллар ачык

Бу максатлы эш Президент Владимир Путин имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды.


Фортепиано классларында дүрт “Николай Рубинштейн” пианиносы барлыкка килде, аларның икесе Кудеевский һәм Таутөмән авылларында урнашкан музыка классларына җибәрелде. Концерт залы сәхнәсенә шундый ук рояль һәм “Yamaha” санлы фортепианосы куелды. Хәзер халык уен кораллары классында "Юпитер ЛЮКС" концерт баянында шөгыльләнергә була, янә укучылар өчен ике “Тула” баяны сатып алынды.


Гитара классында дүрт профессиональ корал барлыкка килде. Хор дәресләре өчен өч катлы станоклар сатып алынды.


Укытучылар билгеләвенчә, яңа инструментлар уку сыйфатын, педагогларның эш шартларын яхшыртачак, балаларда төрле коралларда уйнарга өйрәнү теләген арттырачак.
- Бездә зур мөмкинлекләр ачыла – яңа кызыклы берләшмәләр булдырылырга мөмкин, репертуар киңәячәк, укучылар үз талантларын конкурсларда күрсәтә алачак, - ди Иглин балалар музыка мәктәбе директоры Илфира Айгужина.

 

Фото: contenta.info

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: