+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Синдә “Пушкин картасы” бармы?

Башкортстанда үсмерләр Яңа ел бәйрәмнәрендә 800дән артык чарада катнаша ала.

Синдә “Пушкин картасы” бармы?
Синдә “Пушкин картасы” бармы?

Республикада “Пушкин картасы”на ия булган үсмерләр Яңа ел бәйрәмнәрендә 873 чара карый алачак. Бу хакта ЦУРдан "Сәләм” тапшыруының туры эфирында төбәк мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина сөйләде.

Эфир кунагы билгеләп үткәнчә, бәйрәм чаралары Уфада да, районнарда да узачак. Әйтик, балаларны Юрий Никулин циркы чыгышлары, “Морозко” кышкы музыкаль әкияте һәм башка тамашалар көтә.

Билгеле булуынча, “Пушкин картасын" 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәр яшьләр Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерә ала. 5 мең сум акчаны автомат рәвештә 2023 елның 1 гыйнварында күчерәчәкләр.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: