+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәдәният хезмәткәре булу җиңелме?

Калтасы районы укучылары һөнәри юнәлеш бирүче дәрестә катнашты.

Мәдәният хезмәткәре булу җиңелме?
Мәдәният хезмәткәре булу җиңелме?

Президент Владимир Путин имзалаган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проектына кергән “Киләчәккә билет” проекты ярдәмендә Калтасы районында укучыларга актуаль һәм кирәкле өстәмә белем бирү программаларын үзләштерүне тәэмин итү, һәр баланың талантын ачыклау һәм укучыларга иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча максатлы эш алып барыла.

Белем бирү учреждениеләре укучыларны сайлаган һөнәрләре белән таныштыру, төрле белгечлекләрнең нечкәлекләре турында күзаллауны булдыру максатыннан һөнәр вәкилләре белән очрашулар, осталык дәресләре оештыра.

Калтасы 1нче мәктәбе укучылары районның “Җиңү”  кинотеатрында мәдәният хезмәткәрләре үткәргән һөнәри юнәлеш бирү дәресендә булды. Балаларга бию, вокал, театр сәнгате, мультипликация эшләре буенча осталык дәресләре күрсәттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең осталыкларын җыр һәм бию номерларында да күрсәтте.

"Укучыларга очрашу ошады. Алар мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеге, районыбызның иҗат коллективлары турында бик күп яңа мәгълүмат алды. Һәр укучы үзен сәнгать җитәкчесе ролендә сынап карады. Алар арасында бу юнәлешне сайлаучылар булыр дип өметләнәбез”, - дип билгеләп үтте районның Мәдәни-ял итү үзәгенең оештыру-методик бүлеге методисты Снежана Котлыбаева.

 

Фото: contenta.info

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: