+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфада - яңа балалар бакчасы

Шәһәрнең халык тыгыз яши торган районында  балалар бакчасы төзелеше башланды.

Уфада - яңа балалар бакчасы
Уфада - яңа балалар бакчасы
Башкаланың "Зеленая роща" бистәсендә Онежская урамында, шәһәрнең халык тыгыз яши торган районында,  балалар бакчасы төзелеше башланды.

Балалар бакчасы 240 урынга проектланган, ә финанслау "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджет тарафыннан бүлеп бирелгән. Бу хакта Уфа шәһәре башлыгы Ратмир Мәүлиев социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Кичә ул үз командасы белән төзелеш мәйданчыгында булган. "Хәзер подрядчылар җир эшләре белән шөгыльләнә, фундаментның тимер-бетон элементларын кайтара. Эш графигы килешенгән һәм расланган", - дип белдерде шәһәр мэры.

Балалар бакчасы төзелешен агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла.
 
 
Фото: шәһәр хакимияте сайтыннан

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: