-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Якташларыбызның гомерен сакласын!

Югары Тәтешле 2нче мәктәбенең волонтерлар отряды маскировка япмалары ясауда катнашты.

Якташларыбызның гомерен сакласын!
Якташларыбызның гомерен сакласын!

Президент Владимир Путин имзалаган "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "социаль активлык" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Тәтешле 2нче мәктәпнең "Источник добра" волонтерлар отряды махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләр өчен маскировка япмалары ясауда катнашты.

Маскировка япмалары хәрбиләрне, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Тәтешле районы волонтерларын да уртак эш берләштеләрде — алар билгеле бер ландшафтка туры китереп челтәр үрә. Балалар иҗаты үзәгендә эш узган елдан бирле кайнап тора. Биредә укучылар, педагоглар һәм волонтерлар блиндажларны һәм хәрби техниканы маскировкалау өчен саклагыч челтәрләр ясый, блиндаж шәмнәре ясый. Остаханә иртәннән кичкә кадәр эшли. Туку технологиясе гади, ләкин аның үз нечкәлекләре бар. Челтәргә бәйләнгән һәр тукыма кисәге аерым мәгънәгә ия — ул кемнеңдер гомерен саклап калу өчен эшләнә.

"Волонтерлык эшчәнлеге белән мин инде күп еллар шөгыльләнәм, көмеш волонтермын, “Импульс добра” волонтерлык отряды җитәкчесе дә. Без дә мондый акциядән читтә кала алмадык.   Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез, дип саныйм. Алар – безне яклый, ә без аларны шундый челтәрләр ясап яклаячакбыз”, –  ди волонтерлар отряды җитәкчесе Алсу Үтәшева.

 

Фото: Тәтешле районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: