+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Каникуллар күңелле үтә!

Мәктәп укучылары өчен Милли электрон китапханәдә экскурсия-уен үткәрелде.

Каникуллар күңелле үтә!
Каникуллар күңелле үтә!

 

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Учалы үзәк район китапханәсе грант отты һәм капиталь ремонт үткәрде, җиһазлар сатып алды. Учреждение Милли электрон китапханә проектында катнаша.

28 мартта Учалы авылы укучылары өчен экскурсия-уен оештырылды.  Балалар электрон китапханәнең ни өчен кирәклеген, анда ничек теркәлергә, нинди мәгълүмат алырга, нинди тематик коллекцияләр һәм сирәк китаплар барлыгын белделәр.

Аннары балалар Милли электрон китапханә фондыннан “Сивка-Бурка” урыс халык әкиятен (1902 елда басылган) үзләре табып, аның буенча фикер алыштылар, геройларның гамәлләренә бәя бирергә өйрәнделәр, искергән сүзләрне һәм аларның мәгънәсен ачыкладылар.

Балалар китапханә фондында булмаган китапларны Милли электрон китапханә фондыннан табарга мөмкин. Балалар монда шулай ук диафильмнар карый һәм журналлар укый ала.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: